Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә педагогларны хөрмәтләделәр

5 октябрь – укытучыларның һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан бүген Зәйнең музыка мәктәбендә яшь буынны тәрбияләүче, белем бирүчеләрне хөрмәтләүгә багышланган тантана үтте.

Зәй муниципаль районында 771 педагог хезмәткәр эшли, шуларның 483е - шәһәр һәм район мәктәпләрендә, 247се - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, 41 педагог балаларга өстәмә белем бирә. 
Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов укытучыларга изге теләкләрне җиткерде.


- Районыбыз укытучылары тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанам. Һәркайсыгызның укыту-тәрбия процессын яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештыруы, күңел биреп эшләве район мәгарифенең яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә китерә. Авырлыклардан курыкмыйча, үз һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Балаларга биргән йөрәк җылыгыз ныклы сәламәтлек, бәхет һәм бетмәс-төкәнмәс энергия булып үзегезгә әйләнеп кайтсын! Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, яңадан-яңа казанышлар, гаилә иминлеге, белемгә омтылучан укучылар телим сезгә!  Илләребез тыныч булсын, дөньяда тотрыклылык урнашсын, - диде ул.


Чара югары дәүләт бүләкләре алучы педагогларны тәбрикләү, музыка мәктәбе укытучылары, укучылары, район сәнгать әһелләре чыгышлары белән аралашып барды. 

 

Ольга Иванова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев