Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә патриотик чара үтте

12 июньдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 12 июнь - Россия көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия – данлыклы безнең держава» бәйрәм - патриотик программасы үткәрделәр.

Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы турында белделәр. Аннан соң Россиянең дәүләт символлары, гимны, флагы һәм гербы белән танышып, Россия турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Конкурс биремнәрен үтәгәндә, балалар Ватан турындагы мәкальләрне, әйтемнәрне һәм табышмакларны, рус халык әкиятләрен искә төшерделәр. Ә балалар яраткан хәрәкәтчән уеннар чараны дуслык һәм күңел ачу атмосферасы белән тутырды. Вакыйга истәлегенә Россия флагы белән уртак фотография ясадылар.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев