Зәйдә озын гомер үтүче үрнәк парлар хөрмәтләнә
Бүген 1 ноябрь көнне шәһәрдәшләребез Пальцевларның бергә тормыш коруларына 25 ел тулган, шул уңайдан районның ЗАГС бүлегендә гаилә юбилее датасына багышланган чара үтте.
Олег Петрович һәм Лилия Рәсимовна егерме биш ел элек чәчләрен чәчкә бәйләп, тормыш сукмагын шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә ярдәм, терәк булып үтәргә сүз куешканнар һәм бу вәгъдәләренә тугры калып гомер итәләр.
Тантаналы чарада аларны балалары — Алена, Алинә, Милена чын күңелдән, матур теләкләр белән тәбрикләделәр. Ә Пальцевларның гомер бәйрәме Зәй районы гаиләләренең юбилей тарихлары китабына язылды. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина юбилярларга мактаулы акт кәгазен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев