Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә өлкәннәр өчен «Өйдә бәйрәм» акциясе үткәрелә

Зәйнең «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үз карамагында булган өлкән кешеләргә өйләренә барып «Өйдә бәйрәм» дип исемләнгән акция кысаларында чаралар уздыралар.

Моның өчен алдан ук котлау открыткалары, кулдан эшләнгән сувенирлар әзерләнә, җырлар өйрәнелә.

Бу көннәрдә «Өйдә бәйрәм» акциясенә авыл мәктәпләре укучылары да кушылган. Алар социаль хезмәткәрләр белән бергәләп әби-бабайларның өйләренә барып алдан әзерләгән чыгышларын ясыйлар. Мәсәлән, Шыкмамай авылында Тәслия Аюкина социаль хезмәткәр Раиса Фәрхетдинова каравында булган башка өлкәннәрне дә үз өенә чакырган һәм алар бергәләп балалар чыгышларын тыңлаганнар, түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, гәпләшкәннәр, догалар кылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев