Зәйдә «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча дәресләр уза
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча даими рәвештә дәресләр уздыралар.
Мондый дәресләр барышында янгын куркынычсызлыгы, электр приборлары белән эш итү, терроризм, юл-транспорт һәлакәтләрен, мошенниклык гамәлләрен, йогышлы авыруларны профилактикалау буенча инструктажлар үткәрелә.
«Бу чаралар өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар тарафыннан тормыш иминлегенең төп кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үзләштерүгә юнәлдерелгән», — ди социаль хезмәткәрләр.
15 августта чираттагы «Куркынычсызлык мәктәбе» кысаларында дәрес уздырылды. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучыларга йогышлы авыруларны профилактикалау буенча дәрес үткәрде.
Фото социаль үзәктән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев