Зәйдә Өлкәннәр көне уңаеннан матур теләкләр иң беренче Леонид Мачтаковка җиткерелде
Бүген 1 октябрь – Өлкәннәр көнендә Зәебездә җылы теләкләрне иң беренче булып Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков кабул итте. Иртән үк аның йортына район башлыгы Разиф Кәримов белән ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район ветераннар Советы җитәкчесе Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина килделәр.
Җитәкчеләр мөхтәрәм ветеранга саулык теләде, 102 яшендә дә киңәшләре, яшьләргә бирелүче патриотик тәрбисе өчен рәхмәт белдерделәр.
- Хөрмәтле Леонид Яковлевич, сезгә иң мөһиме сәламәтлек телим, безгә сезнең янәшәбездә булуыгыз бик кирәк, исән-имин булыгыз, - диде Разиф Галиевич ветеранга бүләк тапшырып.
Ә Дмитрий Прохоров, ветеран хезмәт иткән предприятиедән бүләк ясау белән бергә аңа тагын бер шатлыклы хәбәрне ирештерде.
Леонид Мачтаков Россия Федерациясе Энергетика министры Сергей Цивилев имзалаган бүләккә лаек булган. Ветеранга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, илнең энергетика тармагына керткән тиңдәшсез өлеше өчен “Җылылык-энергетика комплексы мактаулы хезмәткәре” дигән исем бирелде. Дмитрий Прохоров Леонид Яковлевичны котлап министр боерыгын укыды һәм күкрәк билгесен тапшырды.
“Без үзебезнең станция ветераны белән чын күңелдән горурланабыз. Сезгә тирән хөрмәт хисләребезне җиткерәбез”, - диде ул.
Шулай ук котлауларга шәһәр Советы депутаты Валерий Алейников та кушылды. Ул ветеранга шәһәр Советы депутатлары исеменнән җылы теләкләрне җиткерде, бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев