Зәйдә өлкән яшьтәге социаль хезмәтләр алучылар өчен Россия Конституциясе көненә багышланган ведомствоара чара узды
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен төрле тематик чаралар әзерлиләр.
Чараларны үткәрү формаларын төрлеләндерү өчен үзәк хезмәткәрләре китапханәләр һәм туган як тарихын өйрәнү музее белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең аралашу даирәсен киңәйтергә, танып белү чараларын үткәргәндә бертөрлелектән качарга мөмкинлек бирә.
Россия Федерациясе Конституциясенең утыз еллыгы уңаеннан авыл китапханәчеләре өлкән яшьтәге кешеләрнең аз хәрәкәтләнүен, салкын һава торышын исәпкә алып, социаль хезмәткәрләр белән бергә аларның өйләрендә чаралар үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар очрашудан канәгать калдылар. Алар өчен бу — аралашу, яңа нәрсәләр белү мөмкинлеге.
Фотолар социаль үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев