Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә яши

2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проектын башлап җибәрде. Проектның асылы шунда: пенсия яшендәге ялгыз кешеләргә һәм инвалидларга икенче гаилә учагы булдыру.

 Зәйдә өлкән кешене үз гаилә әгъзасы иткән шундый күркәм кешеләр  Сармашбаш авылында яши. Олы яшьтәге кешегә Алсу Гыйниятуллина һәм аның якыннары уңайлы йорт һәм тату гаилә бүләк иттеләр. Әлеге ачык йөзле кешеләр үз гаиләләренә алганчы, Салихҗан бабай  Гыйльфанов өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортта яшәгән.
Гыйниятуллиннар гаиләсендә үзенә уңай шартлар тудырылуга Салихҗан бабай сөенеп туя алмый. Ул хәзер үзен тулы гаилә әгъзасы итеп хис итә. 
Үзләре дә янгын афәтен кичергән Гыйниятуллиннарга өлкән кешене алып тәрбияләү  җаваплы һәм җитди адым булды. Бүген исә алар заманча йортта чөкердәшеп яшиләр. 
Зәй  районының  социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира  Хуҗина да тәрбиягә олы кеше алган гаиләне игътибарсыз калдырмый. Ул гаилә белән тыгыз элемтәдә тора, төрле мәсьәләләр буенча киңәшләр бирә, проблемалары белән даими кызыксынып тора. 
Искәртеп узабыз, өлкән ялгыз кешене гаиләгә тәрбиягә алгучылар, Татарстан территориясендә яшәүче 60 яшькә кадәрге ир-атлар һәм 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар була ала. Булачак гаилә әгъзаларына билгеле бер таләпләр куела: алар өлкән яшьтәге кешенең туганнары булырга тиеш түгел, аларга даими рәвештә тулы канлы тәрбия бирүне һәм торак мәйданы нормаларына туры килә торган яхшы торак-көнкүреш шартларын тәэмин итәргә, яшәү минимумыннан түбән керемле булырга һәм хроник авырулары, яман гадәтләре һәм хөкемгә тартылу очраклары  булмаска тиеш. Үз чиратында, дәүләт, моның мөһим булуын аңлап, олы яшьтәге кеше ярдәмчесенә ай саен пособие түли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев