Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә офис спорт төрләре чемпионаты республика яшьләрен дә колачлады

Зәйдә эшче яшьләр арасында офис спорт төрләре VII чемпионаты үтте. 2017 елдан бирле уздырылып, әлеге чемпионат традицион төс алды, аны эшче яшьләр үз итте.

“Офис спорт төрләре буенча ярышлар көндәлек хезмәттәге стресслардан арынырга, гадәти эш гамәлләренә ярыш аша карау сәбәпле күңел күтәренкелеге алуга, гомумән, хезмәттәш яшьләрне бердәм аралашуга китерә”, - ди ГРЭС яшьләре активисты Регина Волкова.
Быелгы чемпионатта шәһәрнең “Зәй шикәре”, “Аккурайд Уилз Руссиа Зәй заводы”, көчәнеш астында эшләргә өйрәтү үзәге, яшьләр эшләре идарәсе, “Техно” заводы командалары, шулай ук “Маевка 2.0” фестивалендә катнашырга җыелган республиканың 6 район студентлар отрядлары  катнашты.    
Чемпионатта 8 төрле ярышлар оештырылды, алар «Офисный гольф», «Курьер», «Командная подпись», «Кофе-брейк», «Шпионские игры», «Карьерный рост», «Опытный секретарь», «Забавный бег»  дип аталды.
“Офис спорт төрләре VII чемпионаты” проекты “Росмолодежь” яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан хупланган.   
#Росмолодежь #РосмолодёжьГранты #РоссияСтранаВозможностей #Молодежка
#МолодоеМинистерство #МолодежьТатарстана
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев