Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Николай бабайны 95 яше белән котладылар

Зәйдә яшәүче Николай Ефремов 95 яшен билгеләп үтте.

Мөхтәрәм ветеранны юбилее белән котларга автоклуб хезмәткәрләре килде.

Николай Иванович Орловский өлкәсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда малайга 12 яшь була. Үзеннән олыраклар белән фронт өчен, Җиңү өчен көч куя. Армия хезмәтен үтә. 1960 елда Зәйгә күченеп килә. ГРЭСта төзүче-штукатур булып хезмәт куя, аннан тырыш хезмәткәрне мастер итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы "СМУ-44"тә прораб булып эшли. 

Автоклуб хезмәткәрләре Николай Ивановичны юбилее белән котлап, иң матур җырларын бүләк иттеләр. Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. Юбиляр барлык кунакларга җылы теләкләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев