Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара

Айлык кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча районкүләмендә төрле чаралар уздырыла.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында “Космос” кинотеатрында “Сәламәт яшик !” чарасы узды.  Шәһәрнең 2нче мәктәп һәм татар гимназиясенең мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде.

Үз сәламәтлегеңне сакларга, дөрес туклануның һәм спортның файдасы турында, шулай ук зарарлы гадәтләрнең безнең организмга зыян китерүе турында сөйләштеләр.  Кинотеатр хезмәткәрләре балаларга  сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре һәм  тормыштагы роле турында аңлаттылар. Чара ахырында малайлар-кызларга белемнәрен тагын да ныгыту өчен сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган видеороликлар күрсәтелде. 

фото кинотеатрдан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев