Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә наркотикларга каршы көрәштә профилактик чараларны активлаштыру турында сөйләштеләр

Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин рәислегендә узган утырышта  комиссиянең алдагы утырышы йомгаклары буенча карарларның үтәлешен анализлау; гаиләләр, тәрбиягә авыр бирелүче балалар, яшүсмерләр белән  җәйге чорда профилактик эшне оештыру; Зәй муниципаль районында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, аңлату эшләре алып бару; психоактив матдәләр кулланып гражданнарның агулануын булдырмау; төрле учреждениеләрдә профилактика чаралары алып бару каралды. 

Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы  Гүзәл Шәрәфиева, 9нчы мәктәп директоры Гөлнара Мойкина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Виктория Сергеева, эчке эшләр бүлеге башлыгы  урынбасары Эдуард Ефимов, табиб-нарколог  Илфат Салихов, мәдәният идарәсе башлыгы  вазифаларын башкаручы Аделя Корнилова үз тармаклары буенча алып барылучы эшкә хисап тоттылар. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Петр Сергеевич үз чыгышында наркотикларның халыкка тәэсиренә юл куймаска, профилактик  эшне тагын да активлаштырырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев