Зәйдә “Начар гадәтләргә ЮК дип әйт» акциясе узды
6 июньдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында музей хезмәткәрләре «Зарарлы гадәтләргә ЮК дип әйт» дип аталган танып-белү акциясе оештырдылар.
Аралашу барышында акциядә катнашучылар начар гадәтнең нәрсә икәнен үз күзаллаулары белән актив уртаклаштылар. Сораштыру нәтиҗәләре буенча кешеләрне иң борчыган зарарлы гадәт булып алкоголь куллану билгеләнде. Шулай ук тәмәке тарту һәм наркотиклар куллану зыяны турында да кешеләр борчылу белән белдерә.
Наркомания – ул һәр яңа көн саен кеше язмышын күбрәк йота торган глобаль проблема. Бу авыру кешедә шәхесне җимерә, аны зомбига әверелдерә, тормыш бары тик ихтыяҗ белән генә бәйләнә. Музей хезмәткәрләре җавапларны теркәп кенә калмады, һәр катнашучы белән эчтәлекле әңгәмәләр дә алып барды. Мәгълүмати листовкалар тарату акциянең үзәк өлеше булды.
фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев