Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә мунча һәм машина янган

19-22 июньдә район янгын күзәтчелеге бүлеге биш чакыру алган.

Шуның берсе машина януга китергән юл-транспорт һәлакәте, берсе ялган чакыру булып чыккан, икесе – җитди янгын очрагы.

17 июньдә 2 cәгать 11 минутта 88нче янгын сүндерү часте Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә Совет урамында мунчаның түбәсе яна.

“Янгынның сәбәбе – мунча җылыту миченең төтен юлының кызып киткән өслегеннән түшәм конструкцияләренең януы”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән. 

19 июньдә 16 сәгать 21 минутта  Зәйдә Тукай урамында “ВАЗ-2114” машинасы януы турында хәбәр килеп ирешә.  Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау-тикшерү эшләре бара.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев