Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Мотоцикл» операциясе бара

Татарстанда «Мотоцикл» операциясе игълан ителде. 7 августтан башлап атна ахырына кадәр инспекторлар мотоциклчыларны тикшерәчәк.

Республикада мотоциклчылар катнашында — 70, мопед һәм башка шундый техника белән идарә итүчеләр катнашында 20 юл-транспорт һәлакәте булган.

Автоинспекция хезмәткәрләре әйтүенчә, мотоциклчылар еш үзләре аварияләргә сәбәпче була: зур тизлектә куалар, борылышларда туктап тормыйлар, каршы полосага чыгалар, җәяүлеләрне үткәрмиләр.

Инспекторлар сак булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Аеруча да шлемсыз йөрү фаҗигага китерергә мөмкин, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев