Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә мошенниклар тозагына төшүчеләр саны арткан

Телефон, интернет, гаджетлар аралашу, мәгълүмат алу, төрле хезмәтләрдән файдалану өчен күп мөмкинлекләр тудырды.

Алардан башка бүгенге тормышыбызны күз алдына китерергә дә кыен. Әлеге заманча җайланмалардан җинаятьчеләр дә оста файдалана. Соңгы вакытта районда банк картасыннан акча урлау, IT-технологияләр кулланып мошенниклык очраклары арткан.
Район эчке эшләр бүлегендә мошенниклык очраклары атна саен теркәлеп тора. Узган ел дистанцион мошенниклыкның 82 очрагы теркәлсә, быелның 3 аенда инде 35 кеше кырыгалдарлар кармагына капкан.

Ничек кенә алданмаска, акчаңны урлатмаска? Җинаятьчеләр нинди ысулларны күбрәк куллана һәм алардан саклануның нинди юллары бар?

Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе тикшерүчесе Альберт Гыйльмуллин сөйли.

– Җинаятьчеләрнең мәкерле схемалары көннән-көн арта бара, тагын да яңараклары, камилләшкәннәре барлыкка килә. Соңгы вакытта инвестицияләрдә акча эшлим дип, мошенниклар кармагына төшүчеләр, бик зур суммада акча күчерүчеләр күп. Бу төр җинаятькә мисал китереп үтәсе килә. Зәйдә яшәүче бер кешегә билгесез кешеләр криптовалютага инвестицияләр салу ысулын тәкъдим итәләр һәм ул, ышанып, 1100200 сум акчасын билгесез счетларга күчерә. Ә икенче берәүгә ватсапп аша шалтыратып, сезнең исемгә мошенниклар кредит рәсмиләштерәләр, банк операциясен кичектерергә кирәк дип белдерәләр. Һәм ул 2120000 сум акчасын мошенникларга күчергән.

Ватсаппта еш кына мошенниклар төрле абонент номерларыннан шалтыраталар, алар 900, +88, +375 номерларыннан башлана ала, ягъни Россиядә булмаган номерлардан. Ләкин күпләр моңа игътибар итмиләр һәм шалтыратуга җавап бирәләр, чөнки шалтыратучының профилендәге аватаркада банк эмблемасы тора һәм кешеләр шалтыратучы банкның чын хезмәткәре дип уйлыйлар. Дистанцион ысул белән кылынган мошенниклык очракларын анализлау шуны күрсәтә: иң күп алдану очраклары “банкның иминлек хезмәткәрләре“ белән аралашудан килеп чыга.

 

“Банк хезмәткәре” шалтырата

Бигрәк тә, банк хезмәткәре булып, ышанычка кереп, шалтырату очраклары киң таралган. Шунысын да онытмаска кирәк, банк хезмәткәре бервакытта да шалтыратмый. Карта пароле, ПИН-код, логиннарны да сорамый. Игътибарлы, уяу була күрегез. Элегрәк мошенниклар кармагына өлкән кешеләр эләксә, соңгы вакытта яшьләр дә алар корбанына әйләнә. Шуңа күрә дә нинди дә булса СМС хәбәр, шалтыратулар алгансыз икән, телефонның теге башыннан бирелгән әмерләрне үтәргә ашыкмагыз. Мошенниклыкның әлеге очракларын ачу да кыен. Иң мөһиме – кеше үзе уяулык күрсәтсә генә, мошенниклар тозагына эләкми калырга мөмкин.

Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата һәм, янәсе, счеттан законсыз рәвештә акча алынуын хәбәр итә һәм бөтен акчаны «куркынычсыз» банк счетына күчерергә тәкъдим итә. Яисә өченче затларның аның исеменә кредит рәсмиләштерүләрен һәм аны гамәлдән чыгару өчен кредитны үзенә рәсмиләштерергә кирәк булуын хәбәр итәләр. «Банк хезмәткәре» җитәкчелегендә онлайн-рәсмиләштерү бара, кредитны гамәлдән чыгару өчен кирәк дип ышандырып, смс-хәбәрдә килгән раслау кодларын атауларын сорыйлар.

Мисалга бер очракны карап китик: Зәйдә яшәүче бер кеше шул юл белән алданып, 141 мең сум акчасыннан колак каккан. Ул алар минем барлык мәгълүматларымны атадылар, мин ышандым, ди. Мошенниклар ышандырырлык итеп сөйлиләр, сезнең мәгълүматларны атыйлар, куркытырга тырышалар, берәүгә дә шалтырату турында сөйләмәскә кушалар. Сез акча күчергәнче яки реквизитларны, раслау кодларын атаганчы элемтәдә калалар һәм әлеге мәгълүматлар ярдәмендә сезнең счетка бернинди каршылыкларсыз керәләр һәм акчаны башка счетка күчерәләр.

 

Бушлай игъланнар сайтында алданудан сакланыгыз

Бу – алдауның тагын бер ысулы. Мәсәлән, Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз фатирын сатарга “Авито” сайтында белдерү куйган, аңа шалтыратып, фатирны сатып алырга әзер булуларын әйтәләр. Хәзер, янәсе, акчаны өлешчә түләп куярга телиләр. Мошенниклар картаның реквизитларын һәм раслау кодларын атауларын сорыйлар һәм алга таба зыян күрүченең картасында булган 20 мең сум акчасы юкка чыга.

Әгәр сез интернет челтәрендә, бушлай игъланнар сайтларында, интернет-кибетләрдә товар сатасыз яки сатып аласыз икән, иң элек сайтларны тикшерегез, товар сатучы һәм хезмәт күрсәтүче турында булган бөтен мәгълүматны, сатып алучыларның һәм клиентларның фикерләрен өйрәнегез. Шундый “игезәк” сайтларга эләгүдән сакланыгыз.

 

“Оныгыгыз юл-транспорт һәлакәтенә очрады”

Җинаятьчеләр өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен оныклары һәм якын туганнары итеп таныштырып, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүләре һәм аларның гаебе белән кешеләр зыян күрүе турында хәбәр итә. Җинаять җаваплылыгыннан азат ителү өчен, курьер аша кичекмәстән акча биреп җибәрергә кирәклеген җиткерәләр. Һәм алар сораган сумма да кечкенә түгел: 500 мең сумнан артып китә. Өлкән кеше мондый хәбәргә битараф каламы соң? Әлбәттә, оныгына ярдәм итә. Акчаны тапшыргач кына туганнарына шалтырата башлыйлар һәм акчаны мошенникларга бирүләрен аңлыйлар.

 

Инвестицияләрдә керем алырга теләгәннәр…

Бүгенге көндә кайберәүләр, керем алырга теләп, акчаларын инвестициялиләр. Нигездә алар интернет челтәрендә реклама күрәләр, гаризаны үзләре калдыралар, аннары алар белән консультантлар элемтәгә керә һәм аның контролендә акча салалар.

Шундый бер очракны мисал итеп китерәм. Зәйдә яшәүче берәү бер зур компаниянең рекламасын күреп, сылтама аша үтә, барлык мәгълүматларын калдыра. Берничә минуттан соң аңа шалтыраталар. Ике ай эчендә әлеге кеше банклардан кредит алып, барлык акчасын инвестицияләргә сала. Ул бер миллион сумга якын акчасыннан колак каккан. Мошенниклар аның акчасы калмавын аңлагач, элемтәгә чыгудан туктаганнар.

 

Телеграм каналда мошенниклык

Мошенниклар хәзер Телеграм каналга да һөҗүм итәләр, алар битне “ватып кереп”, шул кеше исеменнән матди ярдәм сорап хәбәрләр җибәрәләр. Соңгы вакытта Телеграм аша мошенниклар кармагына төшүчеләр районда да теркәлде. 9 гыйнварда берәүнең Телеграмда битен “ватып”, дустына миңа ашыгыч төстә акча кирәк иде дип язалар. Дусты моңа акчаны күчерергә җыена һәм банк картасының башка кеше исемендә булуын күрә. Ник банк картасы синең исемдә түгел дип сорый. Тегесе мин картамны югалттым, янымда менә ул кеше басып тора, шуның исеменә күчер, ди. Зыян күрүче шул рәвешле билгесез кешегә 21 мең сум акчасын күчерә. Бу очракларда без шунда ук хәбәр килгән кеше белән элемтәгә керергә һәм аңа чыннан да ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыкларга киңәш итәбез.
Шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга карата сакчыл булыгыз. Чит кешеләр кулына паспортыгызны тоттырмагыз, беркайчан да беркемгә дә банк картасы мәгълүматларын, башка шәхси мәгълүматны хәбәр итмәгез. Акча белән эш иткәндә дә сак булыгыз. Иң мөһиме, якыннарыгызны мошенниклыкның төрле ысуллары турында кисәтегез.

Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев