Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә мошенниклар пенсионерларны алдый

Узган атнада мошенниклар зәйлеләргә пенсияне яңадан исәпләргә, газ счетчигын алыштырырга кирәк дип шалтыратканнар.

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең 5 очрагы теркәлгән.

Бүлеккә шәһәр һәм район кешеләреннән 5 гариза кергән: билгесез затларның әйбер китерәбез, пенсияләрне яңадан исәпләү, шулай ук газ счетчигын тикшерү сылтавы белән шалтырату фактлары теркәлгән. Матди зыян китерелмәгән, дәүләт хезмәтләре “ватылмаган”.

Бу чорда шулай ук бүлектә ике урлашу очрагы теркәлгән.

23 июльдә Зәйдә яшәүче 18 яшьлек кыздан гариза кергән. Ул Иске Зәй яры буенда билгесез кешеләрнең энесенең велосипедын урлаулары турында хәбәр итә.

Шәһәрдәге бер кибеттән 2300 сумлык алкогольле продукция урлаганнар.

“Хәзерге вакытта велосипед һәм алкогольле продукция урлаучыларны ачыклау буенча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев