Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә мошенниклар кармагына пенсионерлар эләгә

Зәй районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 11-17 сентябрьдә төрле хокук бозулар турында 100 хәбәр алынган. Алар арасында урлашу, мошенниклык гамәлләре, кыйнау очраклары бар.

Мәсәлән, 15 сентябрьдә 29 яшьлек зәйле үзәк дәваханәгә кыйналып тән җәрәхәтләре алу, ботына пычак кадалу сәбәпле китерелгән. Тикшерүләр буенча, спиртлы эчемлек кулланганнан соң ике Казахстан кешесе аны кыйнаганнар. 

13 сентябрьдә 33 яшьлек ханым дежур бүлеккә үзләре яши торган йорт подъездыннан велосипед урлаулары турында хәбәр итә. Оператив эзләүләр барышында урлаучыларның балигъ булмаганнар булуы ачыкланган. 

Шул ук көнне 62 яшьлек ханым мошенниклар кармагына эләгә, ул билгесез счетка 49500 сум акча күчерә. Ә икенче 67 яшьлек хатын-кыздан мошенниклар  “Авито” сайтыннан тотылган холодильник алырга телибез, дип 8 мең сумын үзләштерәләр.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев