Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны арткан

Узган атнада районда мошенниклык очракларының артуы күзәтелгән. Мошенниклык факты буенча 8 җинаять эше ачылган.

Полиция хезмәткәрләре дистанцион мошенниклык факты буенча берьюлы дүрт җинаять эше кузгаткан. Зәйдә яшәүче 43 яшьлек ир-ат кырыгалдарлар кармагына эләккән. Мошенниклар, аның паспорт мәгълүматларыннан файдаланып, микрокредит оешмаларында 25499 сумлык дүрт займ рәсмиләштергән.

Шундый ук хәлгә Зәйдә яшәүче 55 яшьлек ир-ат та тарыган. Аның паспорт мәгълүматларыннан файдаланып, мошенниклар 4000 сумлык займ рәсмиләштергән.
54 яшьлек хатын-кыз алдауның классик схемасына эләккән. Аңа мошенниклар шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ялган сүзләргә бирелеп, әлеге хатын-кыз төрле счетларга 199 мең сум акча күчергән. Шуннан соң мошенник аның шалтыратуларына җавап бирми башлаган.

19 яшьлек егет акча эшләргә теләгән, әмма кырыгалдарлар кармагына эләккән. Мошенниклар аны 14 мең сум акча күчерергә мәҗбүр иткән.
Күргәнебезчә, мошенникларның кармагына төрле яшьтәге кешеләр эләгә. Полиция хезмәткәрләре сезнең шәхси мәгълүматлар турында сөйләшкән яки акча күчерүне сораган таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә киңәш итә.

Фото "Татар-информ"нан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев