Зәйдә Мирный бистәсе янында яңа зират булачак
Зәйдә күпсанлы халык соравы буенча яңа зират урыны проекты эшләнде. 31 июльдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә әлеге эшне оештыруга җаваплы затлар катнашында проект буенча үзара фикер алышу җыелышы үтте.
- Зиратлар алар безнең өчен изге урын, чөнки биредә арабыздан киткән кадерле кешеләребез - ата-ана, әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз җирләнә. Юкка гына халык телендә зиратларны мәңгелек йортлар, дип атамыйлар. Аларда якын кешеләр турында мәңгелек хатирә саклана. Шуңа да без “исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән сүзләргә тугры калып, бу урыннарны карап, тәртипләп торырга тиешбез. Ә яңа зират урынын сайлап, аны булдыру бик җаваплы эш, моңа катнашы булган һәркемнең эшне оештыруга җитди якын килүен сорыйм, - диде Разиф Галиевич, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ә мәсьәләнең асылы Зәйдәге Яңа шәһәр урманы буендагы зиратта җирләү өчен урыннар бетеп килүе белән бәйле. Шуңа да хәзер заманча шартлар тудырылган яңа урын булдыру кирәк булды, мәсьәләне хәл итү район җитәкчелеге тарафыннан көн үзәгенә куелды.
“Яңа зират өчен урынны сайлаганда аның беренчедән торак пункт эчендә булмавы каралса, икенчедән җирләү эшләрен башкару өчен шәһәрдән ерак булмаган нокта эзләнде. Һәм без шәһәрнең Мирный бистәсе зиратыннан ерак булмаган урында, Аксар авыл җирлеге территориясенә керүче 10 гектар мәйданлы биләмәгә тукталдык. Бу урын шәһәр чигеннән 800 метр арада гына урнашкан, димәк, соңгы юлга озату эшләрен башкаруда халык өчен кыенлыклар булмаячак. Зират ике өлештән – мөселман һәм православие динендәгеләр өчен зонадан торачак. Җирләү урыны барлыгы 11512 каберлеккә исәпләнгән”, - диде оештыру эшләренә җаваплы район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Зират урыны проектын архитектор Фәнәви Закиров белән "Землеустроительное бюро" ҖЧШ оешмасы хезмәткәрләре берлектә эшләделәр. Биләмәне уңайлы, кирәкле булган җиһазлар сакланырлык корылмалар белән эшләү күздә тотыла.
- Зират урынының коймаларын, капкаларын зәвык белән эшләү дә, мөселман һәм православие динендәгеләр өчен дини йолаларны башкаруны, күздә тотканаерым урыннар булдыру да, районның Мактаулы кешеләрен хөрмәт белән күмү өчен урын да игътибарга алынды. Әлбәттә инде җирләү өчен кирәк булган җиһазларга да махсус корылма төзү урынын карадык. Максат зиратта соңгы юлга озату өчен кешеләргә мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру, - дип билгеләде архитектор Фәнәви Закиров.
Проект планында зират урынының шәһәр коммуникация системалары өстендә утырмавы да, сазлыклы урын булмасын өчен калкурак җир булуы да, биләмәнең тигез рельефлы булуы да игътибарга алынган.
- Яңа зират өчен җир биләмәсе 16:19: 060104: 271 кадастр номеры белән билгеләнгән. Ул «сәнәгать җирләре» категориясенә ия, хәзерге вакытта максатчан билгеләнеше «зират урыны өчен» дип атала. Җир кишәрлеге Зәй шәһәре муниципаль берәмлегендә срогы чикләнмәгән даими файдалану хокукында була. Зират урынын караганда аның климат характеристикасына да игътибар бирдек, алдан геологик тикшеренүләр уздырылды. Билгеле булганча, зират зона ягыннан ике өлешкә – мөселман һәм православие өлешләренә бүленә. Мөселман өлеше сул якта урнашкан һәм 4 гектар мәйданны били, православие өлеше уң якта урнашкан, аның мәйданы 6 гектар җирне тәшкил итә. Ике диндәге зират өлеше уртадан киңлеге 20 м булган үзәк аллея белән аерыла. Күмү урыннарын аерым тәртиптә тоту өчен зоналар территорияләре кварталларга бүленә. Кварталлар алфавит тәртибендә хәрефләр белән билгеләнә, бу каберлекләрдән кешеләргә үз якыннары җирләнгән урыннарны тиз арада табу өчен уңайлы булачак. Зират территориясе функциональ зоналарга бүленә: керү урыны; йола башкару; административ-хуҗалык бинасы; каберлекләр. Зиратка керү зонасы киң итеп эшләнә, транспорт белән керә алуны күздә тота. Мөселман һәм православие өлешләренә аерым керү капкалары булачак. Ике капка алдында да автотранспорт стоянкалары, мәгълүмат стендлары, чәчәкләр сату урыннары, чүп контейнерлары өчен территория билгеләнгән. Бу зонага кояш батареялары белән җиһазландырылган яктырткычлар куелачак. Даими төстә су белән тәэмин итү каралган контейнерлар да билгеле урында торачак. Зиратта бер каберлек өчен урын 3,22 кв.м. (3,2м х 1,4м) белән исәпләнә. Каберлекләрне ничек урнаштыру тәртибе планы ике дин әһелләре белән килештереп башкарылды”, - дип тулы аңлатма бирде "Землеустроительное бюро" ҖЧШ директоры Расил Әгъләмов.
Яңа зират урыны проекты җаваплы затлар тарафыннан хупланды, тиздән бу урынны тиешле таләпләргә китерү эше башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев