Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Минем Россия әләме» концерты 1000нән артык катнашучы һәм кунакны җыйды

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Зәй муниципаль районында гаилә институтын ныгытуга, үсеп килүче буында рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик кыйммәтләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла. Шундый чараларның берсе - «Минем Россия әләме» бәйрәм концерты 22 августта «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданында узды.

“Россия флагы көне - бердәмлегебезне һәм горурлыгыбызны гәүдәләндерүче бәйрәм, ул безгә зур Россиянең бай тарихы, мәдәнияте һәм казанышлары турында сөйли. Ватанпәрвәрлек һәм Ватанга ихлас мәхәббәт - буыннар арасында ныклы рухи бәйләнеш төзелә торган фундаменталь нигез, бу әлеге илкүләм проектның максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә”, - дип билгеләп үтте чыгышында мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Адель Корнилова.

Концертны музыкаль һәм хореографик номерлар, әләм, Ватан, илебез геройлары турында шигъри чыгышлар бизәде. Артистлар тамашачыларга уңай энергия биреп һәм үз иле өчен бердәмлек һәм горурлык атмосферасы тудырып, үз номерларын зур энтузиазм белән башкардылар.

Бәйрәм концерты 1000нән артык катнашучы һәм кунакны җыйды. Бу чара гаилә кыйммәтләрен ныгытып кына калмады, шәһәр халкының бердәмлегенә дә ярдәм итте. Концерт тамашачыларга уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр бүләк итте, патриотизмның, үз илеңне яратуның һәм аның тарихын хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев