Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә милли-мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан балалар арасында фестиваль узды

Бүген Зәйдә милли-мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан фестиваль уздырылды. Аны “Энергетик” Мәдәният сарае оештырды.

Чарада «Легенда» ансамбле, «Кояшкай», «Теремкәй», «Якты коңгыз» балалар бакчаларыннан 100гә якын бала катнашты.

— Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заманча төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Балаларны милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләр аша тәрбияләү — безнең төп бурычыбыз, — ди чараны оештыручы мәдәният хезмәткәрләре.

Фестивальне алып баручылар районыбызда яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләр, йолалары, бәйрәмнәре, костюмнары белән таныштырдылар. Балалар үзләре дә тыңлап-карап кына утырмыйча, төрле халыкларның биюләрен биеделәр, җырлар башкардылар. «Якты коңгыз» балалары — татар, «Легенда» ансамбле — рус, татар, хорезм, "Кояшкай«лылар — керәшен, «Теремкәй» мари халыкларының җыр-биюләрен башкарып, «Алтын капкалар», «Йөзек салыш» уеннарын уйнаттылар. Ә «Легенда» ансамбленең ат белән татар биюе башлангач, балалар урыннарында тыныч кына карап утыра алмады, күзләре янып, биючеләргә көч биреп утырдылар. Әрмән малае үз телендә шигырь сөйләп, үзбәк кызы хорезм биюе биеп, үз халыкларының мәдәнияте белән таныштырды.

Соңыннан төрле милләт костюмнары кигән балалар әйлән-бәйлән әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев