Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов епископ Мефодий белән очрашуда Изге Макарий храмы төзелеше турында сөйләштеләр
Кичә Зәйгә эшлекле визит белән Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий килде.
Ул район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашты. Сөйләшү барышында Зәй районында православие дине, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм шәһәрнең 35нче бистәсендә Изге Макарий хөрмәтенә керәшен храмы төзү мәсьәләләре күтәрелде.
Фикер алышуларда Зәй округы благочинные иерей Вячеслав Федоров, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, «Энергостроймонтаж» СК ҖЧШ генераль директоры Александр Никитин, район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев катнашты.
Епископ Мефодий мондый инициативаларны гамәлгә ашыруда җирле хакимият һәм җәмәгатьчелек ягыннан ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чиратында храмны төзү район халкы арасында тарихи мирасны саклауда һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуда мөһим адым булачак, дип билгеләп үтте.
Очрашу барышында шулай ук Зәй районында православие динен үстерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Катнашучылар яшьләр арасында рухи традицияләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән белем бирү һәм агарту чараларын оештыру планнары турында фикер алыштылар. Барлык катнашучылар да киләчәктә хезмәттәшлек итәргә һәм Зәй районында рухият һәм милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектларны гамәлгә ашырырга әзер булуларын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев