Зәйдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы уңай бәяләнде
Зәй районында күпмилләтле халык яшәве сәбәпле милләтара мөнәсәбәтләр һәрчак игътибар үзәгендә.
Кичә узган милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координацион совет утырышында да районда һәр милләт кешесенең дустанә гомер итүе өчен тудырылучы шартларга тукталдылар. Утырыш район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында узды.
Көн тәртибендә Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышына кагылышлы 6 мәсьәлә каралды. Анда эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов районда оператив хәл торышы белән таныштырды, ул агымдагы елда бер милләт вәкиленең икенчесенә карата агрессив гамәлләр кылуы ачыкланмады, диде.
Шулай ук фикер алышуларда катнашкан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова мәктәпләрдә, балалар бакчаларында алып барылучы патриотик чаралар турында сөйләде. Мәдәни чараларга мәдәният идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Аделия Корнилова тукталды.
Зәй шәһәренең Крестовоздвиженский чиркәве иерее Николай Кондрабаев, Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илназ Насыйров үз карамакларындагы эшчәнлекне бәян иттеләр.
Утырышка йомгак ясап, Петр Сергеевич районның милли-иҗтимагый җәмгыятьләре эшчәнлегенә яхшы бәя бирде, районда. Шулай ук утырышта күтәрелгән темаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм алга таба да Татарстан Республикасының милли сәясәт өлкәсендәге төп өстенлекләре кысаларында эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев