Зәйдә медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда районның сәламәтлек сагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Июнь аенда узучы һөнәри бәйрәм уңаеннан дәүләт бүләкләре алучылар, ветеран табиблар, медицина тармагында эшләүчеләр котланды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов изге теләкләрен җиткерде.
- Сез, медицина хезмәткәрләре, кеше гомерләре, кеше сәламәтлеге сагында торасыз. Табиб һөнәре заманча белем, югары фидакарьлек һәм иң югары кешелеклелек сыйфатларын таләп итә. Зәй үзәк район хастаханәсендә сайлаган һөнәренә, Гиппократ антына тугры булганнар гына эшли дип ышанам. Намуслы хезмәтегез, үз-үзегезне аямыйча район халкының иминлеге һәм сәламәтлеге турында кайгыртуыгыз өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт сезгә! Зәй муниципаль районында халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, табибларның һәм шәфкать туташларының эш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Район үзәк хастаханәсе яңа дизайнлы, заманча медицина җиһазлары булган медицина шәһәрчегенә әверелде. Узган ел йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт ясалды, аннан алда ашыгыч медицина ярдәме бүлеге яңартылган иде, быел сөт ризыкларын өләшү пунктын төзекләндерәбез. Поликлиниканың акушерлык корпусына һәм стоматология бүлегенә капиталь ремонт үткәрүгә проект әзерләү эшләре башкарылды. Татарстан Республикасының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү региональ программасы кысаларында соңгы елларда гына Кадер, Гулькин, Яңа Спасс, Кәрәкәс авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, Югары Баграж авылында модульле ФАП төзелә, 11 авылда сәламәтлек саклау объектында ремонт эшләре төгәлләнә, - диде Разиф Галиевич үз чыгышында.
Ул бертөркем медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә баш табиб урынбасары Вадим Усманов лаек булды. “ТР сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе оештыру-методик бүлек мөдире Луиза Вәлиуллинага, табиб-педиатр Гөлнур Гадиевага бирелде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары өлкән шәфкать туташы Галина Павловага, табиб-терапевт Гөлсинә Шиһаповага, министрлык Рәхмәте фельдшер Әлфия Авзаловага тапшырылды. Ә район башлыгы Мактау грамоталарына дәвалау физкультурасы белгече Любовь Соловьева, фельдшер Светлана Тазова, шәфкать туташы Елена Савгильдина, икътисадчы Вера Садыйкова, хисапчы Фәнүсә Хәмидуллина ия булдылар.
Шулай ук бертөркем хезмәткәрләр район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатларын, баш табиб Мактау грамоталарын алдылар.
Тәбрикләүләр район иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев