Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтелә

Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле һәм мөһим бурыч булып кала.

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина сөйли.

-Зәй муниципаль районында мобилизацияләнгәннәрнең, контракт буенча һәм ирекле махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күптөрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

Бүгенге көндә районда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 16 бала туды. Традиция буенча районнан барлык гаиләләргә 100 мең сумлык сертификат бирелде.

Барыннан да элек махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына зур ярдәм күрсәтелә. Мәктәпләрдә беренчедән унберенче сыйныфка кадәр укучылар түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителә, мәдәният учреждениеләрендәге түгәрәкләргә, физик культура һәм спорт идарәсе учреждениеләрендәге секцияләргә һәм дәресләргә бушлай йөриләр. I — IV сыйныф укучыларын беренче чиратта озайтылган көн төркеменә алалар. Балалар бакчасында урын чиратсыз бирелә һәм бушлай йөриләр. Кирәк булганда, мондый балаларны өйгә иң якындагы яки башка белем бирү учреждениесенә күчерү мәсьәләләре шунда ук хәл ителә.

Бу җәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 164 бала сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итте.
Хәзерге вакытта 73 бала балалар бакчасына йөри, ә 1 сентябрьдә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 175 бала мәктәпкә барачак, шуларның 14е — беренче сыйныфка.

Ярдәм чаралары махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләренә, шулай ук хезмәткә сәләтле яшьтәге балаларына да күрсәтелә. Кирәк булганда алар һөнәри белем яки өстәмә һөнәри белем алалар, шулай ук эш эзләүдә ярдәм ителә.

Гаиләнең барлык әгъзаларына социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә, юридик мәсьәләләр буенча консультация, психологик, шулай ук адреслы ярдәм күрсәтелә.

Сораулар булганда, 3-31-00 «кайнар линия» телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев