Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Җиде хәрбинең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары Батырлык орденын һәм II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медален алды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә, балаларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
— Зәйлеләр махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Ватаныбыз сагына бастылар. Бүгенге көндә 500дән артык зәйле фронт сызыгында. Алар илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Безнең активистлар махсус хәрби операция зонасына еш гуманитар ярдәм озата баралар. Бу көннәрдә генә якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтылды. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Әти-әниләргә, якыннарына сабырлык телим, — диде чыгышында Разиф Галиевич.
Республика хәрби комиссариаты, егетләр хезмәт иткән хәрби частьләр командованиеләре исеменнән Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады.
— Рәхмәт сезгә шундый батыр уллар үстергәнегез өчен, рәхмәт шундый тормыш иптәшләрегез өчен! Алар чын геройлар! Без алар белән горурланабыз, — диде ул.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Россия Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән, һәлак булганнан соң, рядовой Владимир Апполонов, сержант Артем Байрашев, кече лейтенант Азат Борһанов, кече сержант Илдар Латыйпов, ефрейтор Николай Фролов, рядовой Владимир Чулков бүләкләнде.
Ә Демьян Барсуковның гаиләсенә II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медале тапшырылды. Демьян үзе исән чагында 2023 елның 25 декабрендә әлеге медаль белән бүләкләү турында Россия Президенты Указы чыккан. Кызганыч, разведчик Демьян Михайлович 2024 елның 4 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул медальне ала алмыйча калган. Бүген аның дәүләт бүләге әнисе, тормыш иптәше һәм улларына тапшырылды.
Чарада һәлак булган хәрбиләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев