Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә армия кул сугышы буенча турнир узды
Узган ялларда Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә армия кул сугышы буенча турнир оештырылды.
«Застава» хәрби-патриотик клубының армия кул сугышы буенча традицион турнирларында үз көчен, җитезлеген һәм көрәш осталыгын күрсәтергә теләгән дистәләгән яшь егет катнаша. Әлеге турнир безнең иминлегебезне, тыныч күк йөзебезне саклап, махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланды. Ярышларны ачу тантанасында алар бер минут тынлык белән искә алынды.
«Соңгы елларда уздырылучы турнирларда спортчылар, тамашачылар, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю да оештырыла. Хәтта Чаллыдан да фронт өчен кирәкле әйберләр җибәрүчеләр булды», — ди «Застава» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Антон Миронов.
Быелгы турнирның тагын бер яңалыгы һәм үзенчәлеге шунда, спортчылар һәм тамашачылар маскировка челтәрләрен үрергә өйрәнә алды. Фронтка челтәр үрүче игелекле йөрәкле хатын-кызлар белән бергә алар да гомуми җиңүгә үз өлешләрен кертә алдылар. Маскировка челтәрләре — хәрби зонада мөһим булган әйберләрнең берсе, алар хәрбиләребезне дошман күзеннән саклый. Шулай ук хәрбиләргә хатлар да язучылар булды, алар фронтка гуманитар ярдәм аша җибәрелеп, егетләребезне туган якта көтүләрен, аларга тылдагыларның терәк булуларын аңларга ярдәм итәчәк.
«Ярышларның көтелгән нәтиҗәсе мавыктыргыч көрәш, спорт рухы, яңа җиңүләр, һәм, әлбәттә инде, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның көнкүрешен һәм тормышын җиңеләйтә алырлык җыелган гуманитар ярдәм булды. Бары бердәм булганда гына без җиңәчәкбез!» — ди турнирны оештыручылар.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев