Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә армия кул сугышы буенча турнир узачак

Иртәгә — 29 декабрьдә Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташлар истәлегенә армия кул сугышы буенча турнир оештырылачак.

Әлеге турнир безнең иминлегебезне, тыныч күк йөзебезне саклап, махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлана. 

Турнирда спортчылар, тамашачылар, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю да оештырыла. Хәрбиләргә дымлы салфеткалар, газ баллоннары, газ горелкалары, коры ягулык; йокы капчыклары; тәм-томнар, эчке киемнәр, оекбашлар, футболкалар, перчаткалар; 5 литрлы баллоннарда су; суны зарарсызландыру өчен дарулар; медикаментлар һәм башка бик күп әйберләр кирәк. Битараф булмаучылар үз өлешен кертә ала. 

Ярышларның көтелгән нәтиҗәсе мавыктыргыч көрәш, спорт рухы, яңа җиңүләр, һәм, әлбәттә инде, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның көнкүрешен һәм тормышын җиңеләйтә алырлык җыелган гуманитар ярдәм. Бары бердәм булганда гына без җиңәчәкбез!

Ярышлар иртәнге сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев