Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операция ветераннарына теш протезлау буенча хезмәт күрсәтү башланды

Зәй үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә махсус хәрби операция ветераннарына яңа ярдәм чаралары күрсәтү буенча эш башланды. Биредә аларга теш протезлары ясыйлар.

Стоматология бүлеге мөдире Ренат Насыйбуллин сөйләгәнчә, белгечләр пациентларны тикшерә һәм тиешле процедуралар үткәрә башлаганнар инде.

- Хәрби ветераннарның авыз куышлыгын санацияләүгә, ягъни протезлауга әзерләүгә керештек. Монда дәвалау кирәк булган тешләрне чистартып пломбалау, яраксызларын алу күздә тотыла. Ә инде протезлауга әзер пациентларга инде тиешле слепкалар алып протезлар ясау башланды, - дип билгеләде ул.

Бүгенге көнгә инде  Зәй районында 59 махсус хәрби операция ветераны тешләрен карату өчен теркәлгән. Теш табиблары һәр мөрәҗәгать иткән махсус хәрби операция ветеранына ярдәм итәчәкләр. Әлеге булышлык чарасы “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла. Фондның социаль координаторы ветераннарны озата бара, пациентлар исемлеген төзи һәм килештерә.

“Ватанны саклаучылар” фондның Зәйдәге социаль координаторы Наталья Зиннурова аңлатканча, эш Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хаты нигезендә алып барыла.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ярдәм чарасы фондның социаль координаторы тиешле исемлекләргә керткәннән соң, махсус хәрби операциядән азат ителгән ветераннарга  гына кагыла. Протезлауга, билгеләнгән тәртипне читләтеп, мөстәкыйль рәвештә язылырга мөмкин түгел. Пациентларны стоматология бүлегенә дәвалануга җибәрү “Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды аша башкарыла, - дип аңлатты ул.

Зәй үзәк район дәваханәсендә  ассызыклауларынча, программаның төп бурычы — ветераннарның  сәламәтлекләрен саклауга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

А. Яруллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев