Зәйдә махсус хәрби операция ветераннарына орден-медальләр тапшырылды
Махсус хәрби операция ветераннарын бүләкләү тантанасы Бөек Җиңү көне алдыннан Зәйнең 7нче мәктәбендә узды.
Анда район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Динар Хәсәнов, яшьармиячеләр, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Зәйнең махсус хәрби операция ветераны Андрей Животиков Батырлык орденына лаек булды.
Алмаз Гәрәев - “Батырлык өчен”, Михаил Мурин – II дәрәҗә “Кыюлык өчен”, Валерий Абрамов Суворов медальләре белән бүләкләнде.
- Бу бүләкләр сезнең батырлыгыгызны, кыюлыгыгызны һәм каһарманлыгыгызны гәүдәләндерә. Без сезнең белән горурланабыз, - дип район башлыгы Разиф Кәримов аларга антларына, хәрби бурычларына һәм Россиягә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Улын намус һәм лаеклы рәвештә ышанычлы Ватанны саклаучы итеп тәрбияләгәне өчен Наҗия Имаметдинова танк батальоны командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Аннан тантаналы чарада катнашучылар махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Сергей Петрушенко истәлегенә булдырылган уку кабинетын ачу тантанасында катнаштылар.
Әлеге кабинетта Сергей Иванович 10 ел тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алып барган. Биредә аның шәхси әйберләре, Мактау грамоталары, Дипломнары, китаплары, яу кырында кигән хәрби киемнәре, фотосурәтләре урын алган.
-Әлеге кабинетта тормыш иминлеге нигезләре дәресләре уза. Бу гадәти эш кабинеты. Сергей Ивановичка багышланган экспозиция укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләүдә дә мөһим роль уйнаячак, - диде мәктәп директоры Игорь Биканов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев