Зәйдә махсус хәрби операция ветераннары ату, дартс һәм нарда ярыштылар
5 мартта «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында махсус хәрби операция ветераннары өчен ярышлар булды. Чара Зәй районында патриотизм һәм бердәмлек елына, шулай ук Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.
Оештыручылар - районның спорт идарәсе һәм Ватанны саклаучылар фонды. Катнашучылар төгәллек, чыдамлык һәм стратегик фикерләүне таләп итә торган өч дисциплинада көч сынаштылар.
Пневматик винтовкадан атуда Артур Терешин иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Икенче урынны Павел Ильин, өченче урынны Александр Высоцкий яулады. Дартста Валерий Абрамовка тиңнәр булмады, икенчедә — Рифкать Зиннуров, өченчедә -Александр Высоцкий.
Нардлар буенча ярышларда Александр Высоцкий җиңү яулады. Икенче урынны Николай Никонов алды, өченче урынны Руслан Фәйзрахманов алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев