Зәйдә махсус хәрби операция ветераннары актив яшәеш алып бара
10 декабрьдә Зәйнең “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында махсус хәрби операция ветераннары катнашында шәһәркүләм спорт ярышлары үтте.
Ветераннар дартс һәм пневматик коралдан оста атуда сыналды.
Нәтиҗәдә дартс буенча беренче өч урынны Виталий Заплутахин, Артур Терешин, Георгий Борисов яуладылар, ә пневматик коралдан атуда призлы урыннарга Роман Габидуллин, Виталий Заплутахин, Артур Терешин ирештеләр.
Шулай ук Руслан Фәйзрахманов, Евгений Ильин да сынатмадылар.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев