Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә «Хәтер бакчасы» утырттылар

Зәйнең Мирный бистәсендә Бөек Җиңү юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер бакчасы» патриотик акциясе узды.

Бөек Ватан сугышында илебезгә җиңүгә яулаган һәм бүгенге көндә илебез азатлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашучы геройлар хөрмәтенә агачлар утырту башлангычын бистә халкы күтәреп алды.

 Ял паркында зәңгәр чыршы үсентеләре утыртуда «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская, китапханәче Эльвира Архипова, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, 5нче мәктәпнең яшьармиячеләр отряды катнашты.

 “Укучылар бу эшкә аерым бер горурлык белән алындылар. Утыртылган һәр агач - тормыш символы гына түгел, ә безгә тынычлык бүләк иткән геройларга рәхмәт белдерү дә ул”, - ди Гөлбану Галяминская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев