Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә махсус комиссиядә янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләрдә күрелергә тиешле чаралар турында фикерләштеләр

Бүген Зәйдә узган районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында су басулар, урман янгыннары килеп чыгуга юл куймау, гадәттән тыш хәлләргә очраганда игътибарлы булу мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Алабуга һәм Түбән Кама территорияләрендә күзәтелгән очкыч аппаратлар сәбәпле, һәркемнән уяу булу кирәклеген кисәтте. Шулай ук ул язгы чорда кипкән үлән, чүп яндыру сәбәпле урманнарга ут кабу куркынычы булуны да игътибар үзәгендә тотарга кушты.

- Янгын куркынычсызлыгы хезмәте мәгълүмате буенча, 2023 елда кипкән үлән, чүп януның 77 очрагы теркәлгән, бу аннан алдагы елга карый 44 кә күбрәк. Быел бу мәсьәләдә җитди булып, үлән яндыруга юл куймау мөһим, чөнки аның урманнарга күчү куркынычы зур, - диде Эмиль Эдуардович.

15 апрельдән республикада һәм шул исәптән Зәй районында янгын чыгу куркынычы буенча махсус режим кертелә.

Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр, янгын куркынычсызлыгы хезмәте, урманчылык хуҗалыклары җитәкчеләре саклык чаралары буенча күрелергә тиешле таләпләрне бәян иттеләр. Административ комиссия эше хакында да сүз булды.

Материалны тулырак “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев