Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә матбугат ветераннарын хөрмәтләделәр

Бүген «Зәй-информ» оешмасында ветеран хезмәткәрләрне кунакка дәшеп, тәбрикләү тантанасы үтте.

Аларга ТР Журналистлар берлеге күчтәнәчләрен, берлекнең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлнара Феофанова тапшырды.

— Быел ТР Журналистлар берлеге 105 еллыгын билгеләп үтә, шул сәбәпле, берлек рәисе Илшат Әминов редакция журналистларын гына түгел, озак еллар матбугат чараларын нәшер итүгә өлеш керткән хезмәткәрләрне дә тәбрикләү турында карар кабул итте. Сез - «Зәй офыклары», «Новый Зай» газеталарының эшләнеше өчен күп көч куйган һәм куючы кешеләр, хезмәтегез өчен рәхмәт ! — диде ул.

Ә бүләкләр «Новый Зай» газетасында корректор булып хезмәт куйган Рушания Мөбәрәкҗанова, хисапчы булып эшләгән Тамара Тихонова, «Зәй офыклары» газетасының хәзер дә әле ярдәмче калыплаучы операторы Александра Гаффанова һәм газетаның алыштыргысыз актив хәбәрчесе Фәния Әгъзамовага бирелде.
 

Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев