Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә матбугат ветераннары очрашуга килде

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Зәй бүлегендә кичә үзенчәлекле чара үтте.

Район матбугатына 90 ел тулу, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, ветеран матбугат вәкилләре белән очрашу узды. Чара шәһәрнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә оештырылды.

Биредә китапханәче Светлана Трифонова кунаклар игътибарына якташыбыз, рәссам Венера Сәхәбетдинованың шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте. Аның биографиясе, рәсем сәнгатенә кереп китүе турында сөйләде. Һәр картинаның язылу тарихына тукталып, мәгълүматлылыгы белән таң калдырды. 

Ә җирле журналистлар берлеге җитәкчесе Гөлнара Феофанова ветеран матбугат вәкилләрен ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов исеменнән өлкәннәр ункөнлеге белән тәбрикләде, 90 еллык тарихы булган Зәй төбәге матбугатына үз хезмәтләре белән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

“Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк кешеләр. Сезнең эшне дәвам итүчеләр булуыбыз белән горурланабыз. Әле дә киңәшләрегез, район газеталарында матур язмаларыгыз белән ярдәм итеп торасыз. Сезгә тән саулыгы, рухи байлыгыгызның мәңге саекмавын телибез”, - диде Гөлнара Миңнулловна. 

Һәм журналистлар берлегеннән азык-төлек җыелмалары бүләк итте. 

“Без күрсәтелүче игътибарга бик шатбыз. Һәр очрашуга сөенеп киләбез. Элеккеге хезмәттәшләребезне күрү, аралашу күңелләрне эретә. Ә инде аның әдәби, сәнгати яктан баетылган булуы рухи азык та булып тора”, - дип үз кичерешләре белән уртаклашты “Зәй офыклары” газетасында озак еллар хезмәт куйган Әнүзә Кәрамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев