Зәйдә машина янган
Машинаны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
20-30 майда район янгын күзәтчелеге хезмәте 13 чакыру лаган. Шуның 9ы ялган чакыру булып чыккан. Икешәре – җитди янгын очрагы һәм кипкән үлән яну.
27 майда 16 сәгать 19 минутта 88нче янгын сүндерү часте шәһәрдә бер гараж ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә “ВАЗ-2109” машинасы яна.
“Янгын машинага ут төртү нәтиҗәсендә чыккан”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
30 майда 1 сәгать 20 минутта Иске Елань авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә бер хуҗалыкта мунча, сарай яна.
“Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - ди инспекторлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев