Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә мәктәп автобусларының яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Яңа уку елы башланыр алдыннан махсус комиссия мәктәп автобусларының балаларны йөртүгә әзерлеген тикшерде.

Яңа уку елында районда 20 мәктәп автобусы 20 мәктәпкә 390 баланы йөртәчәк. Аларның 180не - шәһәр, 210сы авыл мәктәпләренә китерелә.

Автобуслар арасында 2020 елдан башлап эшли башлаганнары да, яңалары да бар. Быел яңа ике автобус өстәлгән. Барлык автобусларга да бер үк дәрәҗәдә җитди таләпләр куела. 

-Автобусларның барлык документлары да тәртиптә, иминият полислары рәсмиләштерелгән. Автобус йөртүчеләрнең барысы да маршрутка чыгарга әзер, автобуслар линия сызыгына куелды. Безнең оешманың үзенең медицина лицензиясе бар. Штатта ике медицина хезмәткәре, алар маршрутка чыкканчы һәм маршруттан кайткач автобус йөртүчеләрне тикшерә,  -ди “Авторитет” транспорт компаниясенең эксплуатация башлыгы Наталья  Фролова.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, “Авторитет” транспорт компаниясе җитәкчесе Александр Басыров, җаваплы затлардан торган комиссия автобусларның төзеклеген тикшерделәр.   

Тикшерү вакытында мәктәп укучыларын йөртүче транспорт чараларының техник торышына, аларда куркынычсызлык каешлары булуга,  тормоз системасының, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә һәм куркынычсызлыкка йогынты ясый торган башка параметрларга аерым игътибар бирелде.

Эмиль Эдуардович һәм комиссия әгъзалары  һәр автобусны карап, һәр машина йөртүче белән аралашып әзерлекне тиешле дәрәҗәдә дип бәяләделәр. Һәр шоферга киңәшләр бирделәр, исән-имин йөрүләрен теләделәр.

"Минем шәхсән үз һәм район башлыгы Разиф Галиевич исеменнән ел саен автобус паркын яңарту һәм балаларны уңайлы шартларда йөртү мөмкинлеге тудырган өчен Татарстан Рәисенә рәхмәт белдерәсем килә. Әлбәттә, иң мөһиме – балаларның иминлеге. Безгә сезнең белән иң кадерле кешеләр – балаларыбызны ышанып тапшыралар. Шуңа күрә безнең бурыч - аларны куркынычсызлыкта, уңайлы шартларда сак йөртү ", - дип мөрәҗәгать итте Эмиль Эдуардович.

Николай Логинкин Югары Мәлем маршруты буенча балалар йөртә. Ул инде мәктәп автобусында алты ел эшли.

-Югары Мәлем мәктәбенә Кәдек, Сармашбаш, Керәшен Мәлеме авылларыннан укучыларны йөртәм.  Автобусым яңа, юллар торышы яхшы. Бу миссиядә мин берүзем генә түгел. Янәшәдә һәрвакыт мәктәптән озатып йөрүче укытучылар бар, алар салонда тәртипне күзәтәләр һәм сабыйларга ярдәм итәләр, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев