Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Пленар утырыш «Зәй муниципаль районы мәгариф системасының өстенлекле кыйммәтләре: традицияләр, казанышлар һәм үсеш перспективалары» темасына багышланган иде.
Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Казан федераль университетының Алабуга институтының психология һәм педагогика факультеты деканы Алексей Панфилов, “Агрокөч" АҖнең персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Гөлнара Равзиева, «Челтәр компаниясе» АҖ Түбән Кама электр челтәрләре филиалының персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Хәйретдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев катнашында узган киңәшмә тантаналы шартларда узды, бүләкләр дә, бүләкләнүчеләр дә күп булды.
Пленар утырыш башланыр алдыннан конференциядә катнашучылар традиция буенча «Геройларның батырлыгы – буыннар хәтере», «Актив балачак – тормыш кыйммәтләре ориентирларына юл», «Юл хәрәкәте иминлегенең яшь инспекторлары», «Карьерага старт биредә башлана: балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм укучыларның һөнәри үзбилгеләнүе» тематик мәйданчыкларын карадылар.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев доклад белән чыгыш ясап, узган уку елы нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләчәккә максатларны билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев