Зәйдә мәгариф системасының киңкырлы эшчәнлеге хакында фикерләштеләр
Бүген Зәйгә республиканың 25 районыннан мәгариф идарәсе җитәкчеләре килде. Алар заманча яңартылган Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә мәгариф системасындагы нәтиҗәле эшчәнлек буенча тәҗрибә уртаклашты, фикер алыштылар.
Иң башта кунаклар татар гимназиясенең заманча белем һәм тәрбия бирү шартлары белән таныштылар. Гимназия директоры Марат Мөхәммәтханов 1991 елда элеккеге һөнәр училищесының татар гимназиясенә әверелү тарихына тукталды.
- Татар гимназиясе бинасы ачылганнан бирле өлешчә төзекләндерелеп килсә дә, менә мондый заманча капиталь төзекләндерелгән белем йортына әверелүенә без педагогик коллектив та, укучылар һәм ата-аналар да бик шат. Чөнки монда балага нинди юнәлеш белән шөгыльләнергә тели бар мөмкинлек тә тудырылган. Без патриотик тәрбия өчен дә, спорт төрләре өчен дә, мәдәни, тарихи, фәнни, кул эшләре хәтта кулинария буенча да башлангыч белем, юнәлеш бирә алабыз хәзер. Өстәвенә быелдан алып гимназиябезнең үз газетасы нәшер ителә башлаячак. Безнең журналистика белән кызыксынучы балаларыбыз бар, бу аларга үзләрен сынау өчен җирлек булачак, - диде ул.
Мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә һәр урында ике дәүләт телендә язылган плакатлар, аңлатмалар, тарихи материаллар хуш килде. Алар хореография, татар ашлары әзерләү, остаханә, музей, сыйныф бүлмәләрендә булып гимназиядә тудырылган шартларга югары бәя бирделәр.
Сөйләшүләр барышында татар гимназиясендәге бердәм укучы формасы һәм укытучыларның костюмнары да телгә алынды. Уку йортында көндәлек өс киемнәре дә, бәйрәмчә формада булдырылган. Мөслим районы мәгариф бүлеге җитәкчесе исә өлкән сыйныф укучыларының әлеге формада йөрүенә ирешеп буламы, дип кызыксынды. Монда уку йорты уставы буенча һәр укучының тиешле, үзләре бердәм сайлаган мәктәп формасы төсендә булуы тиешлеге ассызыкланды. Шулай ук кызларның чәчләре үрелгән булуына да игътибар бирелде.
Киңәшмәнең пленар өлешендә район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев “Зәй муниципаль районы мәгариф системасында нәтиҗәле идарә итү практикалары” дигән темага җитәкчелек эшчәнлеге белән таныштырды. Аның урынбасары Гүзәл Шәрәфиева “Тәрбия эше системасы, Районның мәгариф оешмаларында җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм бердәм тәрбия пространствосы булдыру” темасына доклад белән чыкты. “Зәй муниципаль районы мәгариф системасында методик эш белән идарә итү” хакында мәгълүмат-методика бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вәлиәхмәтова сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев