Зәйдә мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы уза
Зәйлеләр шәһәр-районның мәгариф өлкәсе вәкилләре булган җирле депутатларга мөрәҗәгать итә ала.
Яңа уку елы алдыннан - 12-16 августта җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә һәм авыл җирлекләрендә шәһәр һәм район Советы депутатлары, шулай ук ведомство белгечләре катнашында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырыла.
13 августта 9.00-11.00 сәгатьләрдә Зәй шәһәре Советы депутаты, 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина кабул итә.
15 августта 9.00-11.00 сәгатьләрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина кабул итә.
16 августта 9.00-11.00 сәгатьләрдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев кабул итә.
Авылларда яшәүчеләрне кабул итү 15 августта кичке сәгать 4тән 6га кадәр авыл җирлекләренең административ үзәкләрендә була.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7(85558)73094, +79376920024.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев