Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре район газеталарын эш урынына алдыра

Апрель ае башыннан «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына агымдагы елның икенче яртысы өчен язылу кампаниясе башланды.

Бу көннәрдә әле почта аша язылучылар өчен ташламалы бәя тәкъдим ителә. Ә газеталарны редакциядән килеп алучыларга яки оешма-предприятие хезмәткәрләре күмәк язылганда, аны очсыз бәядән — 600 сумнан алырга мөмкин. Хәзер «Зәй-информ» оешмасы, билгеле булганча, Җиңү проспекты 12 А йорты адресы буенча урнашкан.

Инде район басмаларын оешмаларга күмәк яздыручылар бар. Иң беренчеләрдән булып газеталарга «Энергетик» Мәдәният сарае хезмәткәрләре язылды. Җитәкчеләре Светлана Ревина белән бергәләп учреждениедә хезмәт куючылар һәр ярты ел саен «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» ны мәдәният сараена китертү шарты белән күпләп язылалар.

— Район газеталары журналистлары җирлегебездә булган хәбәрләрне җиткерү белән бергә безнең мәдәният сараеда алып барылучы даими эшчәнлекне дә еш күзәтеп, газеталарда чагылдырып киләләр. Бу үзенә күрә иҗат белән чын күңелдән шөгыльләнүчеләрнең тырыш хезмәтенә бәя дә. Чөнки райондашлар сәнгать әһелләре, алар эше турында яратып укый. Безгә дә бу турыда үз фикерләрен белдерәләр. Ә эш урынына түбән бәядән яраткан газетаны алдыру бик уңайлы, — ди мәдәният сарае директоры урынбасары Айгөл Искәндәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев