Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Маҗаралар сукмагы” туристик походы оештырылды

Зәйнең “Факел” яшьләр-яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге хезмәткәрләре Сарсаз-Баграж авылы янәшәсендә урнашкан Кашкатау итәгенә туристик поход оештырдылар.

Бу чара балаларга табигать матурлыгыннан ләззәт алу белән бергә  команда рухын формалаштыру, урында ориентлашу күнекмәләрен үстерү һәм физик сәламәтлекне ныгытуга да йогынты ясады. Поход барышында балалар әйләнә-тирә табигатьне өйрәнделәр, командада эшләргә һәм авырлыкларны бергә җиңәргә өйрәнделәр.

Балалар  ике төркемгә бүленеп, матур урыннар буйлап 10 чакрым юл үттеләр, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштылар.

"Поход  саф һавада йөрү өстенә  бер-беребезгә ышанырга һәм теләсә нинди ситуацияләрдә ярдәм итәргә өйрәнү дәресләре дә булды”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты походта катнашучыларның берсе, клубның актив әгъзасы Айгиз Миңнехуҗин.

Остазлар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр һәм актив уеннар оештырдылар, бу балаларның гармонияле үсешенә ярдәм итте. Барлык теоретик күнекмәләр практикада кулланылды. Алар  учак яктылар,  төеннәр бәйләргә өйрәнделәр,  урында ориентлашу күнекмәләре алдылар, кыр шартларында  ризык әзерләп карадылар.

Шулай итеп, әлеге чара балаларның сәламәтлеген һәм физик активлыгын ныгытуга гына ярдәм итеп калмады, ә бәлки аларда патриотик аң формалаштырды, бу исә “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты кысаларында эшнең мөһим өлеше булып тора.

фотолар яшьләр үзәгенннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев