Зәйдә лотереяда бер миллион сум отучыны эзлиләр
Татарстанда «Мечталлион» №185 лотереясында 1 миллион сум откан җиңүчене эзлиләр.
Тираж 5 апрельдә узган.
Бәхетле билетны Зәй почта бүлекчәсендә сатып алганнар, ләкин приз иясе әлегәчә отышны рәсмиләштерергә килмәгән. Билетны QR-код буенча яки оператор сайтында тикшереп була.
Оештыручылар лотереяда катнашучыларның еш кына тикшерүне кичектерүләрен искәртә. Миллионны алыр өчен, нәтиҗәләр басылып чыкканнан соң 7 ай эчендә "Милли Лотерея" клиент офисына билет һәм паспорт белән идентификация өчен килергә кирәк. Зәй районында билет сатып алган булсагыз, мөмкинлегегезне кулдан ычкындырмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев