Зәйдә Любовь Тихонова кабак зурлыгындагы гөмбәгә юлыккан
Зәйдә яшәүче Любовь Тихонова 8 килограммга якын авырлыктагы яңгыр гөмбәсе (дождевик) тапкан.
Яңгыр гөмбәсе ашарга яраклыларга карый. Ләкин Тихоновлар мондый зурлыктагы гөмбәгә шикләнеп карап, аны алып кайтырга карар итмәгәннәр. Ә башка гөмбәләрне җыеп, урман байлыклары белән хозурланганнар.
Искәртеп узабыз, эче яшелләнгән гөмбәне ашарга ярамый. Гөмбәләрне җыйганда игътибарлы булырга кирәк: аларның агулыларын кайчак ашарга яраклылары белән бутарга мөмкин.
фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев