Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Ленинградның чолганыштан чыккан көненә 80 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте

Бүген Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында Ленинградның чолганыштан чыккан көненә 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырылды.

Чарада “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары,  “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау оешмасы, яшьләр үзәге белгечләре, 3нче мәктәп укучылары катнашты.

Укучылар, чарада катнашучылар алдында Виктор Никифоров чыгыш ясап: “Туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез, алар батырлыгы һичкайчан онытылмас! Тарихыбызның данлы әлеге сәхифәләре турында хатирәләр безнең күңелләрдә мәңге саклана, туган илгә хезмәткә рухландыручы үрнәк булып тора”, - диде.

Ленинград өчен барган сугышта катнашкан, ил азатлыгы өчен яуда һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев