Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Квадраттагы шатлык” бәйрәме узды

Зәйнең “Каенкай” балалар бакчасыннан быел 4 пар игезәк бала чыгарыла.

Игезәкләр тәрбияләнүче гаиләләр илебездә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә котлаулар кабул итте. Әлеге бәйрәм чарасы үзе дә “Квадраттагы бәхет” дип аталды. 
- Тарихта беренче тапкыр безнең балалар бакчасыннан бер яшьтәге дүрт пар игезәк балалар чыгарыла. Алар Корниловлар, Әхмәтгәрәевлар, Андрияновлар һәм Нәҗметдиновлар гаиләләреннән. Барлык гаиләләр дә күпбалалы, аларда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Балаларның әти-әниләре бик әдәпле һәм иҗади, балалар бакчасы тормышында актив катнаштылар, тәрбияче-педагогларга һәрвакыт ярдәмгә килделәр. Балалар да төрле конкурсларда актив катнаштылар, алар инде мәктәпкә тулысынча әзер. Нәкъ менә илебездәге Гаилә елында безнең шундый үзенчәлекле  чыгарылыш турында белүләрен теләдек, - дип сөйләде «Каенкай» балалар бакчасы мөдире Венера Степанова.
Игезәкләр әти – әниләре белән бергә бәйрәмгә алдан әзерләнгәннәр. Визиткада үзләренең уникаль гаиләләре турында сөйләделәр,  ә аннары төрле хәрәкәтчән уенлы бәйгеләрдә катнаштылар. Тышкы охшашлык кына түгел, ә эчке бәйләнеш тә балаларга барлык биремнәрне җиңел генә үтәргә ярдәм итте  һәм әлбәттә инде дуслык җиңде.
- Кызларыбыз  Арина һәм Дарина безнең гаиләдә икенче һәм өченче балалар булдылар. Бездә игезәкләр булачагын белгәч, бик нык гаҗәпләндек. Мин беренче чиратта икесен тәрбия кылу  турында уйландым. Ә олы улыбыз  шунда ук план кора башлады: ул  малайлар туса үзе белән уйнаучылар булачагына шатланды, ә  кызлар туса үзе артыннан  җыештыручылар булачак, дип әйтеп куйды. Хәзер инде чыннан да кызларыбыз без әти-әниләренең ярдәмчеләре булып үсеп киләләр, -  дип елмаеп сөйләде игезәкләрнең әнисе Наталья Андриянова.
-  Игезәкләр булачагын белгәч, мин шаккаттым, ә ирем моны көтте, чөнки аның нәселендә игезәкләр инде булган. Безнең гаиләдә  һәрвакыт күңелле, шау-гөр килеп торган тормыш хәзер. Өч малай – игезәкләр һәм олы улыбыз  бер-берсенә бик охшаганнар, узган ел  исә тагын да күбәйдек,  кызыбыз туды. Кайвакыт әбиләре  Адель белән Радельне бутый, әмма без ирем белән аларны беркайчан да бутамыйбыз, –дип уртаклашты  күпбалалы әни Елена Әхмәтгәрәева.
- Кызыбыз әнисе белән миңа  игезәкләр  булачагы турында сөйләгәч, бер дә гаҗәпләнмәдек, чөнки бабай ягыннан да, әби ягыннан да безнең нәселдә игезәкләр бар. Бик сөендек, бу бит  икеләтә шатлык: җәен  дә, кышын да без бик теләп  оныкларыбыз белән походларга  йөрибез, алар безгә һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, – дип белдерде Арсений һәм Артем Корниловларның бабасы Николай Тимофеев.
«Каенкай» балалар бакчасына балаларны бәйрәм белән котларга әкият герое Чебурашка да килгән иде, аның белән  бергәләп балалар яраткан җырларына рәхәтләнеп биеделәр.

 

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев