Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Курск дугасы бәрелешләрендә катнашкан ветеранның хәлен белделәр

Зәйдә шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Татарстан халыклары ассамблеясенең район җитәкчесе Роза Гатауллина Курск дугасы бәрелешләрендә катнашкан Анна Моисеева янында булдылар.

Моннан 81 ел элек — 1943 елның 5 июлендә Бөек Ватан сугышында иң мөһим бәрелешләренең берсе — Курск дугасында сугыш башлана. Сугыш 1943 елның 23 августына кадәр дәвам итә. Канкойгыч бәрелешләр нәтиҗәсендә Совет гаскәрләре җиңүгә ирешә. Тик әлеге җиңү җиңел бирелми.

Анна Ивановнага бу сугышта катнашканда 20 яшь булган. Барлык авырлыкларны җиңеп, ул илгә җиңү яулауда үзеннән зур өлеш керткән.

Анна Ивановнага 101 яшь. Кунакларны якты йөз белән каршы алып, ул алар белән бергә хәтерендә сугыш юллары буйлап тагын бер кат узды. Ветеран бүгенге көндә дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар. Курскта барган бәрелешләр турында да белә. Ил-көннәребезнең имин булуын, махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклаучы егетләребезнең исән-сау җиңү белән кайтуларын тели ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев