Зәйдә “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесе узды
Зәй районы мәктәпләре яшь юл хәрәкәте инспекторларының “Куркынычсыз көпчәк” республика конкурсына әзерләнә башлады.
Бәйге өч этаптан торачак. Башта үзеңнең сәләтеңне район күләмендә күрсәтергә, аннары зона турында иң яхшыларны сайлап алачаклар, бары шуннан соң республика финалы уздырылачак.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов бәйгене ачып, катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
-“Куркынычсыз көпчәк” бәйгесе районыбызда уналтынчы мәртәбә уздырыла. Бәйге елдан-ел матуррак һәм эчтәлеклерәк уза. Иң мөһиме, барлык катнашучылар да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсеннәр. Велосипедтта йөргәндә башыгызга каска, тезләрегезне саклый торган җайланмаларны кияргә онытмагыз. Төшке аш вакытында “баллы аш”тан авыз итәрсез. Ул сезгә көч кертеп җибәрер, - диде ул.
Бәйге шәһәрнең 7нче мәктәп базасында узды. Район мәктәпләреннән ярышта 22 командадан 88 укучы бәйгедә үзләренең көчләрен сынады. Анда алар алты төрле – велосипедта фигуралы йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләре, велосипед төзелеше, автошәһәрчектә йөрү һәм визит карточкасы буенча көч сынаштылар. Бәйге Зәйнең ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде.
Велосипедта фигуралы йөртү этабында алар “такта”, “елан” һәм башка каршылыкларны узарга һәм предметны бер урыннан икенчесенә күчерергә тиеш булдылар. Бәйгегә килгән егет-кызларны әзерлексез дип әйтеп булмый. Велосипедта йөргәндә аларга, хәтта күз иярми. Алар барлык каршылыкларны бик җиңел узды. Медицина ярдәме күрсәтү бәйгесендә яшь инспекторларга билетлар әзерләгәннәр. Алар ул билетларны 10 минут эчендә чишәргә тиеш булды. Югары Мәлем авылыннан бәйгегә килгән Клара Батькова билетны 3 минут эчендә чишеп чыгып та китте.
- Яшь юл хәрәкәте инспекторларының отряды белән план нигезендә шөгыльләнәбез. Дәрес куркынычсызлык кагыйдәләреннән башланып китә, юл билгеләрен, юл хәрәкәтендәге төп кагыйдәләрне өйрәнәбез. Аннары зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә күчәбез. “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесенең район этабына әзерләнеп килдек, - ди Югары Мәлем укучыларын бәйгегә алып килгән җитәкчеләре Гүзәлия Батькова.
Чыбыклы мәктәбенән шулай ук бәйгегә дүрт укучы килгән. Алар укытучылары Мөнирә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә бәйгегә әзерләнгәннәр.
-Бәйгегә ныклап әзерләндек. Юл йөрү кагыйдәләрен, велосипед төзелешен өйрәндек, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәребезне ныгыттык, - ди бәйгедә катнашучы Әмир Ишмиев.
“Куркынычсыз көпчәк” бәйгесенең нәтиҗәләре дә билгеле. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 3нче мәктәп укучысы Амелия Әюпова – I, 6нчы мәктәп укучысы Радмир Мингалиев – II, 7нче мәктәптән Кирилл Шишкин III урынны алды.
Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча 7нче мәктәптән Артем Белышев – I, 3нче мәктәптән Дарья Усманова – II, 7нче мәктәптән Кирилл Шишкин III урынны алды.
Велосипед төзелеше буенча 7нче мәктәптән Артем Белышев – I, Поручик мәктәбеннән Роман Шабалин – II, 7нче мәктәптән Ләйлә Хисамиева III урынны яулады.
Велосипедта фигуралы йөрү буенча 2нче мәктәптән Алексей Борзов – I, 2нче мәктәптән Виктория Куликова II урынны бүлеште.
Автошәһәрчектә йөрү буенча 7нче мәктәптән Кирилл Шишкин һәм Ләйлә Хисамиева җиңүчеләр булды.
Командаларның визит карточкасы буенча 7нче мәктәп – I, 3нче мәктәп –II, Сәвәләй мәктәбе III урында.
Шулай итеп, гомумкоманда зачетында 7нче мәктәп – I, 6нчы мәктәп – II, Сәвәләй мәктәбе III урынны яулады.
Шәһәрнең 7нче мәктәбе “Куркынычсыз көпчәк” бәйгесенең төбәк турында зәйлеләр данын яклаячак.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев